Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мәктәп укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар узарга чакыралар

Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар уза ала. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

   

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итә.

Укуларны 13-17 яшьлек укучылар узарга мөмкин. Гаризалар МЦК-КТИТС сайтында «IT-Cube» - https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html бүлегендә кабул ителә.

Түләүсез курста укучылар киберкуркынычсызлык нигезләрен өйрәнәләр. Шулай ук социаль челтәрләрдәге төркемнәрне анализларга, шәхси мәгълүматны яклауның төп принципларын үзләштерергә, интернет-киңлекләрне планлаштыру һәм тикшерүләр уздыру күнекмәләрен алырга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнә алачак.

Курс турында мәгълүматны 8 (843) 203-5555 (өстәмә 329, 231) яки 8 (906) 329-08-82 телефоннары буенча алып була.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X