Вакцинациянең ирекле булачагын әйттеләр.
Татарстан мәктәпләрендә балаларны коронавирустан вакцинацияләүгә ризалык җыю эше бара.
Бу хакта Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
«Гыйнвар ахырында "ГАМ Ковид-Вак М" вакцинасы Татарстанга кайтарылачак. „Омикрон“ штаммы тиз таралуын исәпкә алып, ата-аналар дөрес карарга килсен иде», — диде Лопушов.
Ул вакцинациянең ирекле булачагын әйтте. Прививка ясатмаган балалар каядыр кертелмәячәк дигән сүзләр дөреслеккә туры килмәвен искәртте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз