Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мәктәпләрендә финанс грамоталылыгы дәресләре башлана

Проектта укучылар, студентлар, шулай ук өлкән яшьтәгеләр дә катнаша ала.

15 сентябрьдә финанс грамоталылыгы буенча "Онлайн-дәресләр" көзге сессиясе башлана. Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертлары катнашында узачак.

«Дәресләрдә укучылар Саклык, кредит һәм иминиятләштерү, инвестицияләр өчен финанс инструментлары, салымнар һәм пенсия тупланмалары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләчәкләр. Моннан тыш, профориентациягә аерым игътибар биреләчәк. Бу белемнәр тормышта кирәк булачак һәм аларны мәктәп эскәмиясеннән үк үзләштерергә кирәк», – ди Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан  буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Дәресләр расписание һәм дәрескә онлайн тоташу буенча инструкция сайтта бирелгән.

Моннан тыш, 22 сентябрьдән өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр, ә 27 сентябрьдән – өлкәннәр һәм студентлар өчен инвестицион грамоталылык буенча вебинарлар башлана. Алар эфирга 2021 елның 17 декабренә кадәр чыгачак.

 

Россия Банкы Бүлеге — Татарстан Республикасы буенча Милли банк

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев