Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан трассасындагы коточкыч авариядә бер кеше үлгән, берсе зыян күргән

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кич Югары Ослан районында - Казан - Ульяновск трассасында булган.

 

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан трассасындагы коточкыч авариядә микроавтобус һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, берсе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кич Югары Ослан районында - Казан - Ульяновск трассасында булган. Биредә «Форд Транзит» микроавтобусы һәм 14нче модель «Лада» автомобиле бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән. Микроавтобус исә юл читенә төшеп әйләнеп капланган.

«Авариядә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәлак булган. «Форд» микроавтобусы шоферын хастаханәгә озатканнар», - дип сөйләде аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196545/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев