Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан укучыларын финанс белеме буенча онлайн укытачаклар

«Финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре» проектының көзге сессиясе башланды. Анда 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертлары катнашында узачак.

Дәресләрдә өйрәнү өчен 19 тема тәкъдим ителәчәк. Дәресләрнең укытучылары: Россия Федерациясе Үзәк банкы экспертлары, Россия Финанс министрлыгы вәкилләре, Россиянең эре финанс компанияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре.

Вебинарларда лекторлар шәхси финансыңны планлаштыру, инвестицияләү һәм иминиятләштерү, салым органнары һәм пенсия системасы белән үзара хезмәттәшлек, кредит бирү һәм банк кертемнәренең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар биреләчәк.

- Финанс грамоталылыгы нигезләрен балачактан ук салырга һәм укуларны гомер буе дәвам итәргә кирәк. Онлайн-дәресләр Татарстанның теләсә кайсы почмагыннан, шул исәптән ерак торак пунктлардан өлкән сыйныф укучыларына белем алу мөмкинлеге бирә. Мондый укыту зур мультипликатив эффектка ия,  – дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Интернет челтәренә керү мөмкинлеге бар икән, һәркем онлайн-дәресләргә тоташа ала. Проектта катнашуның барлык нечкәлекләрен http://dni-fg.ru/   буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев