Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан югары уку йортларында түләп уку бәясе 5-6 процентка арткан

Быел Татарстан югары уку йортларында түләп уку бәясе 5-6 процентка арткан. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә республиканың әйдәп баручы вузлары җитәкчелеге - Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КИТТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов, Казан (Идел буе) федераль университеты...

Быел Татарстан югары уку йортларында түләп уку бәясе 5-6 процентка арткан. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә республиканың әйдәп баручы вузлары җитәкчелеге - Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КИТТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов, Казан (Идел буе) федераль университеты беренче проректоры Рияз Минзарипов бәян итте.
"Казан дәүләт медицина университеты түләүле бүлекләрдә белем алу бәясен, 2014 ел белән чагыштырганда, 5-6 процентка арттырырга карар кылды. Бу барлык белгечлекләр буенча да шулай булачак", - дип сөйләде Алексей Созинов.
Әйтик, былтыр вузның специалитет юнәлешенең "Дәвалау эше" белгечлеге буенча 1нче курска укырга керүчеләр елына 128 мең 860 сум түләгән булса, быел уку 135 мең сумга төшә. "Стоматология" белгечлеге буенча да шундыйрак хәл: бәяләр 140,5 меңнән 145 меңгә күтәрелгән.
Алексей Созинов сүзләренчә, түләп укуга бәяләр илдәге инфляция күләменә карап арттырылган.
А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов шунысына игътибар юнәлтте: түләүле бүлекләрдә укучы студентларның белем алу бәясе дәүләтнең бюджетта укучы студентларга бүлеп биргән акча нормативына карап билгеләнә. Ягъни вуз бюджет каплаган урынга бүлеп бирелгәннән кимрәк бәя куя алмый.
"Әгәр университетта укучы өчен түләүле һәм бушлай белем бирү программалары тормышка ашырыла икән, закон нигезендә түләүле урыннарга бюджет программасы бәясеннән түбәнрәк бәя билгеләп булмый. Моннан тыш, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында икътисад, юриспруденция һ.б. юнәлешләр буенча түләүле генә булган белем бирү программалары да бар. Аларның бәясен вуз үзе билгеләргә хокуклы. Минем аңлавымча, бу Татарстан югары уку йортлары арасында иң түбән бәяләр. Әйтик, төп вузда уку елына 73 мең сум тирәсе, филиалларда 65-55 мең сумга төшә. Дәүләт белем бирү оешмалары өчен бу иң түбән бәяләр", - дип сөйләде ул.
Казан федераль университеты беренче проректоры Рияз Минзарипов билгеләп узганча, илдә инфляция күләме 5,5 процент тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, КФУда да түләүле урыннарга бәяләр 5,5 процентка, кайбер юнәлешләр, аерым алганда, абруйлы саналган юриспуденция, икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешләренә 6 процентка арткан. РФ Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре китергән мәгълүматларга караганда, быел Россиядә инфляция күләме 24 процент тәшкил итәчәк, дип ассызыклап узды проректор.
Мисал өчен, былтыр КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының "Дәвалау эше" белгечлеге буенча укырга керүчеләр елына 120 мең сум түләсә, быел бәя 150 мең (!) сумга кадәр күтәрелгән. Университетның юридик факультетында "Юриспруденция" белгечлеген үзләштерергә теләүчеләр былтыр130 мең сумга укыган булса, яңа уку елында 144 мең сум түләү зарур.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КФУ

2
X