Татарстан үзизоляция режимына кайтырга планлаштырмый
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында кырыс чикләүләргә һәм үзизоляция режимына кайтуга сәбәпләр юк. Бу хакта Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.
«Соңгы тәүлектә ачыкланган 28 очрак [Covid-19 белән авыру] — хезмәт коллективларындагы, гаиләләрдәге бердәнбер очраклар. Бездә авыруның күпләп, төркем-төркем таралуы күзәтелми, бу белем бирү оешмаларындагы берничә очрак. Шуңа күрә, бүген 22, 31 авыру — әллә ни күп түгел, бу үзизоляция һәм чикләүләр режимына керү өчен нигез бирми», — диде спикер.
Патяшина әйткәнчә, авырып китүчеләр арасында даими рәвештә битлек киеп йөрүчеләр аз. Аның сүзләренә караганда, бу профилактика ысулларының нәтиҗәле булуын күрсәтә.
Татарстанда коронавирусның яңа очракларының көн саен 0,1 процентка артуы күзәтелә, ул 0,4 процентны тәшкил итә. Ике айдан артык бу күрсәткеч 0,3 процентны тәшкил иткән.
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев