Татарстанда 303 медицина учреждениесе коронавирус буенча ачылган "кайнар линия"гә тоташтырылачак
Татарстанда якын арада 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән тоташтырачаклар, бу аларны Covid-19 коронавирусы белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линиягә тоташтырачак.
Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
- Хәзер без 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән бәйлибез. Татарстан Президенты безгә бу бердәм элемтәне булдыру бурычын куйды. Бүгенге көнгә без 303 медицина учреждениесенең 25ен элемтәгә керттек инде. Һәм якындагы ун көндә бу бәйләнеш төгәлләнәчәк, безнең бердәм челтәре булсын өчен эшләнелә, - дип аңлатты министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев