Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 39 градус чамасы салкыннар кайчанга кадәр дәвам итәчәк

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фараздан күренгәнчә, соңгы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура нормадан 9-16 градуска түбәнрәк.

Әмма «аз болытлы антициклон» (ул безгә төньяктан киләчәк) йогынтысында Татарстанда температура фоны түбәнәюен дәвам итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Якшәмбе һәм дүшәмбе, 21-22 февральдә, төнлә һәм иртән һава температурасы -25..-30 градуска кадәр төшәчәк. 21 февральдә урыны белән -35, ә 22 февральдә -37 градуска кадәр суытыр дип көтелә. Көндез исә һава температурасы -17..-24 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 23-24 февральдә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы -30..-35, ә кайбер урыннарда -39 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез -23..-28 градус булачак. Төньяктан искән җилнең урыны белән секундына 10-15 метрга кадәр көчәюе нәтиҗәсендә суыкта өшү куркынычы артачак.

Метеорологларның мәгълүматлары буенча, республикада аномаль салкыннар пәнҗешәмбе, 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев