Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда авыр яшүсмерләр өчен остазлык проектының икенче этабы старт ала

Проектны тормышка ашыру өчен остазлар туплау игълан ителә.

Татарстанда агымдагы елның ноябрь аенда балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы яшүсмерләр өчен «Свои» проектының икенчесе  старт ала.

Проектны тормышка ашыру өчен остазлар туплау игълан ителде. 21 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган һәркем остаз була ала. Бу эш ирекле. Остаз булу өчен «Форпост»үзәге белән социаль челтәрләрдә элемтәгә керергә кирәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте.

Беренче этабы  апрель-сентябрь айларында Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Буада узды. Анда 60 яшүсмер һәм 30 остаз катнашты.

Нәтиҗәдә, аларның күбесе  ПДНнан (балигъ булмаганнар эше) исәпкә алудан төшерелде, шулай ук яшүсмерләр белән деструктив тәртиптә эшләү өчен методик база эшләнде. Яңа этапта  Татарстанның 10 районын, 100 дән артык яшүсмерне эшкә җәлеп итәргә планлаштыралар.

https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/2024265.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев