Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда балаларга «Путин түләүләренә» гаризалар 15 июльдән кабул ителә

Түләүләр августта хисап счетларына күчерелә башлый.

РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге 15 июльдән башлап 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, төп гомуми белем бирү программалары буенча укучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яшьләргә яңа бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

«6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренең күбесенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар автомат рәвештә фондның булган мәгълүматлары буенча формалаштырылган һәм Дәүләт хезмәтләре порталында әти-әниләренең шәхси кабинетларына җибәрелгән. Рәсмиләштерүне эшләп бетерү өчен ата-аналарга мәгълүматның актуальлеген тикшерергә һәм алга таба эшләүгә ризалыкны расларга гына кирәк», — диелгән хәбәрдә.

Әгәр ата-аналар элек түләүләр сорап мөрәҗәгать итмәгән булса, гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Гаризаларны кабул итү 15 июльдән башлана һәм 3,5 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр барачак. Акча алуга хокукы булган очракта, ата-аналар түләү алу өчен теләсә кайсы уңайлы вакытта шушы вакыт дәвамында мөрәҗәгать итә ала.

Түләүләр, мөрәҗәгать итүче күрсәткән счетка, акча күчерү юлы белән, август аеннан башланачак. Бу саклык кенәгәсе яки банк картасы булырга мөмкин. Татарстанда 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә 468 мең бала дәгъва итә, түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд сумнан артып китә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев