Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр

Быел Татарстанда башлангыч мәктәпләр өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр.

 Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым » программасында сөйләде.

«2020 елда без беренче сыйныф өчен дәреслек эшләдек. Быел икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар өчен тагын өч дәреслек эшләнәчәк. 2021 ел ахырына кадәр башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр әзерләү эше тәмамланачак», — дип сөйләде профессор.

Яңа дәреслекләр белән полилингваль комплекс базасында да, Казан (Идел буе) федераль университетының филология институты партнер-мәгариф оешмалары базасында да экспериментлар үткәрелүен билгеләп үтте ул.

«Бүгенге көндә шактый яхшы кайтавазлар алабыз. Әгәр дә бу проект хупланса, без шулай ук бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр тиешле дәреслекләр эшләнер дип өметләнәбез», — дип ачыклык кертте Рәдиф Җамалетдинов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X