Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бер атна эчендә кәбестә бәясе 6,8 процентка кыйммәтләнгән

Татарстанда 13 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр кайбер азык-төлек продуктларына бәяләр арткан.

 Татарстанда 13 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр кайбер азык-төлек продуктларына бәяләр артуы Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренә.

Иң кыйммәтләнгәне кәбестә булган, аның бәясе 6,8 процентка арткан. Калган яшелчәләр уртача 0,5 процентка арткан. Алма 1,8 процентка арзанайган.

Ит бәясен (сыер, сарык һәм дуңгыз) бер атна эчендә 0,5 процентка арттырганнар. Тавык һәм колбаса бәясе уртача 0,7 процентка кимегән.

Сөт һәм әчетелгән сөт продукциясе бәясе бер атна эчендә 0,4 процент үскән. Бары тик 0,2 процентка арзанайган каймак кына искәрмә булып тора.

Ярмалар һәм макарон эшләнмәләре, туңдырылган балык бер атна эчендә 0,6 процентка кыйммәтләнде. Тавык йомыркасы — 1,3, чәй һәм баллы продукция 0,4 процентка артып куйган. Моннан тыш, шикәр һәм тоз бәясе дә 0,7 процентка үскән. 

http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/tatarstanda-ber-atna-echend-kbest-byase-68-protsentka-kyymmtlngn-tulyrak-httpstatar-informtatarnewsbusiness23-12-2021tatarstanda-ber-atna-echend-k-best-b-yase-6-8-protsentka-kyymm-tl-ng-n-5845837

https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капуста цена на капусту