Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бер ел эчендә Стратегия-2030 социаль өлкәcендәге эшләргә 100 миллиард сум акча кертелгән

Узган ел Татарстан Стратегия-2030 кысаларында республиканың социаль өлкәсен үстерүгә 100 миллиард сум тирәсе акча җибәрде. Бүген бу хакта Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2015 елдан Татарстан үсеше республика законы белән беркетелгән 2030 Стратегиясе белән билгеләнә. Стратегияне формалаштыру кысаларында барлык кызыксынучы якларның: халык, бизнес, иҗтимагый оешмаларның фикерләре исәпкә алынды. Татарстанның барлык дәүләт программалары Стратегия-2030 нигезендә эшләнә.

"Стратегия — без килешкәнчә, реаль вакыт таләпләренә карап тулыландырып торылучы тере документ. Мәсәлән, Стратегия-2030 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин раслаган илкүләм проектлар белән синхронизацияләнде. Шул ук вакытта без сизелерлек үзгәрешләр кертмәдек, чөнки илкүләм проектларның төп максатлары һәм бурычлары безнең Стратегия-2030га туры килә», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

 

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев