Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Ел һөнәрчесе — 2021» конкурсы игълан ителде

Конкурсның премия фонды 960 мең сум.

Татарстан һөнәрчеләре арасында конкурс игълан ителде. «Ел һөнәрчесе — 2021» конкурсын Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган.

«Конкурс республикада халык һөнәрчелеген саклау һәм үстерү максатларында үткәрелә. Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә», — дип хәбәр итә конкурсны оештыручы Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге.

Конкурс реконструкция, интерпретация һәм сувенир номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурсның премия фонды 960 мең сум. Реконструкция, интерпретация номинацияләре өчен 50 мең сумлык сигезәр премия, сувенир номинациясе өчен 20 мең сумлык сигез премия каралган.

Конкурсның жюри рәисе — Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

Җиңүчеләр июль аенда үткәрү күздә тотылган I Этно-fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивалендә бүләкләнәчәк.  

https://tatar-inform.tatar/news/culture/13-07-2021/tatarstanda-el-n-rchese-2021-konkursy-ig-lan-itelde-5830149

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев