Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда илкүләм проект буенча үткән ел 11 медицина учреждениесе ремонтланган

2020 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда 11 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итә төбәктә илкүләм проектның үтәлешенә күзәтчелек итүче ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

 

Шулай ук биш яңа объект төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Алар арасында — Казанда А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы, Республика клиник онкология диспансерының ике — Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге филиаллары, Минзәлә Үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге, Әлмәттә перинаталь үзәге дә булган балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусы.

Илкүләм проект ярдәмендә республикада сырхауханәләрне табиблар белән тәэмин итү максатында комплекслы чаралар күрелә. Шул исәптән, яшь белгечләрнең хезмәт хакына өстәмәләр, ә «Земство докторы» программасы буенча ярдәм буларак бер тапкыр түләү билгеләнә.

Моннан тыш, югары уку йортларында максатчан укытылган яшь табиблар җәлеп ителә. Торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирелә һәм социаль ипотека мөмкинлекләре файдаланыла. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә табиблар саны 219 кешегә арткан.

Россиядә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычы — эшкә сәләтле яшьтәге халык арасында үлем очракларын 100 мең кешегә 350 очракка кадәр, шулай ук йөрәк кан тамырлары авыруларыннан (100 мең кешегә 450 очракка кадәр) һәм онкологиядән (100 мең кешегә 185 очракка кадәр) үлемнәрне киметү.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев