Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда илкүләм проекты кысаларында мәдәният йортлары һәм виртуаль концерт заллары төзеләчәк

Кукмара һәм Минзәләдә – яңа мәдәният йорты, Әлмәттә һәм Чаллыда - яңа виртуаль концерт заллары булачак.

2021 ел ахырына кадәр Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тагын берничә объект төзеләчәк һәм ремонтланачак. Әйтик, Кукмара һәм Минзәлә районнарында – өч яңа мәдәният йорты, Әлмәттә һәм Чаллыда яңа виртуаль концерт заллары барлыкка киләчәк.

Авыл мәдәният йортлары «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча төзелә. Ел ахырына кадәр әлеге проект буенча Казанда ике музыка мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак һәм Бөгелмә районында модель китапханә булдырылачак. Киләсе ел ахырына Яшел Үзән һәм Алабугада мәдәни үсеш үзәкләре төзелеше тәмамланачак.

2021 ел ахырына «Цифрлы культура» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Милли электрон китапханәнең цифрлы басмалары фонды 750 берәмлеккә якын басма белән тулыландырылачак.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X