Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ир-ат исерек хәлдә атасын үтергән

Тикшерү барышында егетне сак астына алганнар.

Татарстанның Балтач районында Янгул авылындагы йортларның берсендә канга баткан һәм кабыргалары сынган 58 яшьлек ир-атның мәете табылган. Җинаять кылуда шикләнелеп ир-атның 27 яшьлек улы тоткарланган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, тикшерү ата белән улның өстәл артында исерткеч эчемлек эчеп утыруын ачыклаган. Ир-атлар исергән һәм талашкан. Улы атасын каты итеп кыйнаган, аннары полиция чакырган. Полиция килгәндә, ир-ат үлгән булган.

Татарстанда яшәүче ир-атка сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча гаепләү белдерелгән. Тикшерү барышында аны сак астына алганнар.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев