Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда изоляция вакытында көненә 2 мең кешегә кайнар ризык таратканнар

Коронавирус белән бәйле изоляция чорында Казанда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды көненә 2 мең мохтаҗ кешегә кайнар ризык тараткан. Бу хакта Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов хәбәр итте.

 

«Изоляция чорында „Тормыш юлы“ акциясен оештырып, көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык, хәзер көненә 150 ланч-бокс өләшәбез. Аена 500 ләп азык-төлек җыелмасы өләшәбез», — диде Илдар хәзрәт.

Аның сүзләренчә, изоляция чорында кайнар ризык кына түгел, волонтерлар дарулар белән дә, башка төрле ярдәм дә күрсәткән. 97 мең мохтаҗ кеше ярдәм алган.

«Ярдәм» хәйрия фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, «Тормыш юлы» акциясе дәвам итә. Чара кысаларында урын-өстендә ятып авыручыларга, ялгыз һәм ярдәм итәр кешесе булмаучыларга, сукбайларга гомумән, мохтаҗ кешеләргә азык-төлек өләшәләр. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/28-10-2020/ildar-h-zr-t-bayazitov-izolyatsiya-vakytynda-k-nen-2-me-kesheg-kaynar-rizyk-tarattyk-5781858

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев