Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда катгый чикләүләр кертелгәннән соң коронавирус белән авыручылар саны кимеде

Татарстанда 22 ноябрьдән теләсә кайсы җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодлар кертелде. Чикләү чарасы уңай нәтиҗәләргә китерде, дип белдерде Татарстанның баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина.

 

Транспорт өчен чикләүләр кертелгәнче, авыручылар саны атна саен 19 процентка арта иде, дип сөйләде ул.

Әмма чикләү чарасы кертелгәннән соң 23 көн узгач, уңай нәтиҗәләр барлыкка килде. Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар кими башлады.

«Без 47 атнадан башлап авыручылар саны кимү тенденциясен билгеләп үтәбез. Узган атнада кимү тенденциясе саклана — авыручылар саны алдагы атнадан 8 процентка түбәнрәк», — диде узган җомгада Любовь Авдонина.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында шулай ук авырулар саны кимүе турында әйтәләр. Кичә, 13 декабрьдә, Covid-19 йоктыруның 187 очрагы теркәлгән.

Өстәвенә, чикләүләр прививка кампаниясе темпларын тизләтте. Хәзер Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы популяцион иммунитет 80 процентка якынлаша, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Бүгенге көндә республикада олы кешеләрнең 72 процентка якыны прививка ясаткан.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев