Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы булачагын фаразладылар

Татарстанда киләсе атна башына кадәр аномаль салкын һава һәм кыраулар көтелә. Синоптиклар фаразынча, уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан 4-6 градуска кадәр кимрәк була.

 

17 сентябрьдә республика циклонның арткы өлешендә була. Аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Һаваның температурасы төнлә +1..+6 градус, көндез исә +8.. +13 градус җылы була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Шимбәгә каршы төндә, 18 сентябрьдә, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшүе мөмкин. Көндез һава температурасы +7..+12 градуска кадәр җылыначак. Кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал.

Якшәмбе, 19 сентябрьдә, һәм дүшәмбе, 20 сентябрьдә, циклон урынына Татарстанга антициклон килә. 20 сентябрьдә республиканың көнбатышында көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+ 5 градус җылы, урыны белән -2..- 4 градуска кадәр кырау төшү ихтимал. Көндез термометр баганасы +8..+13 градус була.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 21 сентябрьдә, республика чираттагы циклон йогынтысында була. Урыны белән яңгыр явуы мөмкин. Һаваның температурасы төнлә +1..+6 градус, көндез исә +8..+13 градус була.

"Ватаным Татарстан"

 http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/tatarstanda-kilse-atnada-nindi-ava-toryshy-bulachagyn-farazladylar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X