Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавируска каршы вакцинацияне ничек узарга?

Прививка алдыннан табибка күренергә кирәк.

Татарстанда коронавируска каршы прививка ясау кампаниясе актив бара. Республика халкына вакцинациянең ничек узуы турында искәрттеләр.

Прививка алдыннан табибка күренергә кирәк. Ул температураны, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәячәк. Авыру йоктырган кешеләр белән контактлар турында мәгълүмат туплаячак һәм препаратка мөмкин булган реакцияләр турында аңлатачак.

Пациент үзенең ризалыгын биргәннән соң, коронавируска каршы прививканың беренче компоненты ясалачак. Татарстанда ковидка каршы өч вакцина гамәлдә: «Спутник V», «ЭпивакКорона», «КовиВак». Бу препаратларның барысы да ике компонентлы. Прививканың икенче дозасы 21 көннән соң ясала.

Вакцинациядән соң кайбер кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә. Бигрәк тә бу киңәшләрне прививкадан соң 42 көн дәвамында, ягъни иммунитет формалашканчы үтәү бик мөһим.

Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев