Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирусның 179 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 231 564 кеше коронавирустан вакцинация узган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 179 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«79 кеше хастаханәгә салынган, 100 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 40 973 тапкыр куелган. Республикада 34 117 кеше (узган тәүлектә — 268 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 231 564 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 857 452 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 7 803 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

Коронавирустан вакцинация ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга, 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга мөмкин.

 http:// Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-12-2021/tatarstanda-koronavirusny-179-ya-a-ochragy-terk-lg-n-5845124

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус