Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирустан үлем очрагы

Татарстанда яшәүче тагын ике хатын-кыз Covid-19 авыруыннан вафат булды. Шулай итеп, республикада инфекция корбаннарының саны 76га җитте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Вафат булучыларны берсе — 1948 елда туган хатын-кыз. Аны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә «хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония» диагнозы белән китерәләр. Пациентның җитди хроник авырулары булуы ачыкланган.

«Анда коронавирус инфекциясе лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Икенчесе — 1946 елда Саба районында туган хатын-кыз. Ул Казанның 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән салынган. Пациентның хәлен хроник авыруларының кискенләшүе катлауландырган. Үлемнең сәбәпләрен шулай ук патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

"Татар информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X