Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда “Минем Мәскәү” иҗади онлайн-конкурсы игълан ителде

Татарстан Республикасында Мәскәү көннәрен үткәрү кысаларында, Мәскәү Хөкүмәте Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, безнең регионда яшәүчеләр арасында “Минем Мәскәү” дип аталган иҗади онлайн-конкурс үткәрә.

 

 

Бу конкурс Мәскәүне туристлык үзәге буларак таныту һәм башкала турында уңай фикер формалаштыру, эчке туризмны популярлаштыру, регионара хезмәттәшлекне җәелдерү максатларыннан үткәрелә.

Онлайн-конкурста 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар “Мәскәү рәсемен яса” номинациясендә, 7 яшьтән өлкәннәр “Мәскәү көннәре” - “ДниМосквы” хэштегы белән фотоконкурс номинациясендә һәм “Мәскәү тарихы”, “Дуслык күпере” номинацияләрендә катнаша алалар.

Бу конкурста шулай ук матбугат чаралары да катнашу мөмкинлегенә ия.

Конкурс 2020нче елның 21нче сентябреннән 28нче сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләячәкләр.

Матбугат чаралары вәкилләре арасында конкурска Татарстан республикасында Мәскәү көннәре турында репортажлар тәкъдим итеп була.
Тулырак мәгълүмат белән www.днимосквы.рф.  сайтыннан танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев