Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда мәктәп ашханәләре пешерүчеләренең хезмәт хакын арттырырга телиләр

Башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин иткәннән соң, Татарстанда ашханә хезмәткәрләренә йөкләнеш сизелерлек артты, ә аларның хезмәт хакы элеккеге дәрәҗәдә калды.

Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Бүген кайнар аш белән тәэмин ителүче балалар саны күбәйде, димәк, ашханә хезмәткәрләренә йөкләнеш артты. Шул ук вакытта аларның хезмәт хакы бик түбән. Хәзер без бу мәсьәләне парламент тыңлауларына куйдык һәм Татарстан Хөкүмәтенә җиткердек. Мәсьәләне хәл итәрбез дип өметләнәбез», — диде ул.

Татьяна Ларионова республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә башлангыч сыйныф балаларын кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе хәзер аеруча актуаль, ул күп кенә ата-аналарны борчый, дип сөйләде. Депутат хатын-кызлар быел көз республиканың үзләренә беркетелгән районнарында булып, кайда, нинди проблемалар булуын үз күзләре белән күреп кайтты. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/20-10-2020/tatarstanny-m-kt-p-ashhan-l-re-peshekchel-ren-hezm-t-hakyn-arttyryrga-telil-r-5780033

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев