Татарстанда пандемия башланганнан бирле волонтерлар 40 меңнән артык заявка үтәде
Татарстанда «Бердәм Россия» волонтерларының күп өлеше — КДМУ һәм республиканың медицина колледжлары студентлары, алар Covid-19га каршы көрәшкә үз өлешләрен кертәләр.
Пандемия башыннан бирле хезмәт күрсәтү счеты уннарча меңгә бара. Бу хакта Татарстанда «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте.
"Волонтерлар термометриядә, сырхауханәләр каршындагы колл-үзәкләрдә, шулай ук кабул итү-диагностика бүлекләрендә булышалар. Уку елына карап, волонтерлар йә кече шәфкать туташлары персоналына, йә табибларга ярдәм итәләр", - диде Макарова.
Аның сүзләренә караганда, ирекле ярдәмчеләрнең бер өлеше риск төркемендә булган татарстанлыларга азык-төлек һәм дарулар китерә.
"Эш ирекле башлангычларда бара, студентларга-медикларга ординатурага кергәндә өстәмә баллар бирелә", — дип ассызыклады Макарова.
Ул билгеләп үткәнчә, пандемия башланганнан бирле волонтерлар 40 меңнән артык заявканы үтәгән. Шул ук вакытта 2020 елның язында, волонтерлык ярдәме системасы җайга салынмаган вакытта иң катлаулы эш булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев