Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы логотибы расланды

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Парклар һәм скверлар елы логотибын раслады. Татарстан Республикасы Президентының "2015 елны ТР да Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турында"гы указы һәм ТР Министрлар Кабинеты карары буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына Ел логотибын эшләү йөкләнгән иде. Логотипта яфраклы агач образы кулланылган, ә аның...

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Парклар һәм скверлар елы логотибын раслады.


Татарстан Республикасы Президентының "2015 елны ТР да Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турында"гы указы һәм ТР Министрлар Кабинеты карары буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына Ел логотибын эшләү йөкләнгән иде.
Логотипта яфраклы агач образы кулланылган, ә аның ябалдашлары ышыгында - гаилә, бу табигатьнең кешене саклавын, әйләнә-тирә гармониясен, үсеш перспективасын символлаштыра. Логотип колоритында Татарстан флагы төсләре кулланылган , дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Парклар һәм скверлар елы җәмгыятьнең игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, кешеләр өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләренә җәлеп итәргә тиешлеген дә билгеләп үтик.
Искәртеп узабыз, элек ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанда 2015 елда Парклар һәм скверлар елы кысаларында үткәреләчәк төп чаралар планын раслаган иде. Планга социаль һәм табигатьне саклау акцияләре, экология темасына конкурслар, шулай ук социаль юнәлештәге чаралар кертелгән.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X