Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ришвәтчелек кимегән

Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча совет утырышы узды. Көн кадагында "Көнкүреш өлкәләрендә коррупцияне киметү өчен Татарстан Республикасында кабул ителә торган чаралар турындагы" мәсьәлә тикшерелде. Соңгы 2,5 елда, хокук саклау органнарының актив эшчәнлеге ярдәмендә, көнкүреш өлкәсендә 200 дән артык ришвәтчелек факты фаш ителгән. Казан, Яр Чаллы шәһәрләре,...

Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча совет утырышы узды. Көн кадагында "Көнкүреш өлкәләрендә коррупцияне киметү өчен Татарстан Республикасында кабул ителә торган чаралар турындагы" мәсьәлә тикшерелде.
Соңгы 2,5 елда, хокук саклау органнарының актив эшчәнлеге ярдәмендә, көнкүреш өлкәсендә 200 дән артык ришвәтчелек факты фаш ителгән. Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Азнакай, Әлмәт, Чүпрәле, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чирмешән районнары мәгариф учреждениеләренең 24 җитәкчесе һәм хезмәткәре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 7 вәкиле җәзага тартылган.
Рөстәм Миңнеханов утырыш башындагы кереш сүзендә ассызыклаганча, кызганычка каршы, ришвәт бирү һәм алу вәсвәсәсе белән тормышта һәркайсыбызның диярлек очрашуы ихтимал. Бу, кайчак, вазифаи затларның акча таләп итүе, кайчак, гражданнарның үз инициативасы белән бәйле. "Коррупцияне профилактикалауның иң яхшы ысулы - хәбәрдарлык. Журналистлар үткәргән тикшеренүләр еш кына җитди тикшерүләр үткәрү өчен җирлек тудыра, моның өчен рәхмәт", - дип белдерде Президент. Республика башлыгы коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелек белән уртак эшкә зур өметләр багланганын да әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә законсыз акча җыюлар, сыйфатсыз медицина ярдәменә зарланулар әле бихисап. Социологик тикшеренүләр дә шуны дәлилли.
Соңгы өч елда Татарстанда сораштырылган затлар арасында коррупция күпкә кимеде дип санаучы гражданнар өлеше 1,5 мәртәбә арткан. Халыкның 80 процентка якын өлеше коррупция, аеруча, илнең икътисад тормышына һәм сәяси системага зур йогынты ясый, дигән фикердә. "Сораштырылганнарның яртысы диярлек үз тормышында коррупция күренешләрен тоя", - дип белдерде ул.
Халык фикеренчә, 2005-2014 еллар эчендә медицина хезмәткәрләре арасында коррупция берникадәр кими бара. Югары уку йортлары мөгаллимнәренең коррупциягә хирыслыгын сораштырылганнарның 70 проценттан артыгы билгеләп үткән. Күпләр шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә коррупция белән бәйле төшенчә астында эшләвен дәвам иттерүен билгеләп узган. "Көнкүреш коррупциясе дәрәҗәсе әле, тулаем Россия буенча, аерым алганда, Татарстанда да шактый югары булып кала бирә: сизелерлек яхшыру турында сөйләргә әле иртәрәк. Шулай да бүген Татарстанда, мәгълүмати технологияләр кертелгән өлкәләрдә, Татарстанда уңай якка үзгәреш күзәтелә, халык белән кире элемтә тудырылган", - дип тәмамлады Ольга Семенова докладын.
Рөстәм Миңнеханов социологик сораштыру нәтиҗәләренә игътибар юнәлтеп, алар буенча нәтиҗәләр чыгарырга кирәк, дип боерды. Ул шулай ук дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат булмаска тиешлеген, нәтиҗәләрне һаман саен яңартып тору зарурлыгын билгеләп үтте. "Бик кызыклы тикшеренү. Безнең өчен бу мәгълүматны халыкка җиткереп бару, нинди динамика күзәтелүен, нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген белү мөһим. Дәүләт органнары һәм муниципалитетлар җитди нәтиҗәләр ясарга тиеш", - дип күрсәтмә бирде Президент.
Интертат.ру сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция