Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ут капкан фермадан 160 сыерны коткарганнар

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда ут капкан фермадан 160 сыерны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

«Кичә 10.48 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Кама Тамагы районы Кече Салтык авылы фермасында янгын чыгуы турында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

116нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре, шулай ук «КУГР» ҖЧҖ һәм Яңасала авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү командалары урынга 20 минут эчендә килеп җиткән.

Урында ачыкланганча, ут белән көрәшүчеләр килгәнче ферма хезмәткәрләре төтен белән тулган бинадан 160 сыерны алып чыгарга өлгергән була инде. Алар бинада беркемнең дә булмавын әйтә. Ватык тәрәзә һәм ишекләрдән куе төтен күтәрелә.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 25 минут эчендә сүндергән.

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/19/181165/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X