Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда вахта автобусы ишеккә кысылган хатын-кызны берничә метр сөйрәп барган

Бүген социаль челтәрләрдә Татарстанда вахта автобусы бер хатын-кызны ишектә кысылып калганнан соң берничә метр асфальттан өстерәп баруы хакында хәбәр чыкты.

 

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, хатын-кыз вахта автобусын гадәти маршрутка белән бутаган һәм шуңа утырып киткән. Күпмедер барганнан соң ул дөрес утырмавын аңлап алган һәм ишек ябылган вакытта салоннан чыкмакчы булган.

Әмма ул урамга чыгып җитә алмаган һәм ишеккә кысылып калган. Автобус шоферы исә, хатын-кызны күрмичә, кузгалып киткән. Нәтиҗәдә, бичараны берничә метр асфальттан өстерәп барган.

«Шуннан соң хатын-кыз, ЮХИДИ инспекторларын көтегез дип әйтсәләр дә, вакыйга урыныннан китеп барган», - дип хәбәр итте чыганак агентлыкка.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев