Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда җылылык 20 сентябрьдән соң бирелә

Татарстанда ягу сезонына барлык объектлар да әзер диярлек. Аерым алганда социаль-мәдәни, сәламәтлек саклау өлкәләренә караган биналар һәм спорт объектлары җылылык җибәрүгә тулысынча әзер. Ә менә Казанның ун балалар бакчасына җылылык инде җибәрелгән дә, аларның җитәкчеләре җылылык бирүне вакытыннан алда сорап заявка биргән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның төзелеш,...

Татарстанда ягу сезонына барлык объектлар да әзер диярлек. Аерым алганда социаль-мәдәни, сәламәтлек саклау өлкәләренә караган биналар һәм спорт объектлары җылылык җибәрүгә тулысынча әзер.
Ә менә Казанның ун балалар бакчасына җылылык инде җибәрелгән дә, аларның җитәкчеләре җылылык бирүне вакытыннан алда сорап заявка биргән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, 15 сентябрьгә, һава температурасы нинди булуга карамастан, җылылык җибәрүгә барысы да әзер булырга тиеш.
А.Фролов белдергәнчә, 1 октябрьдән Татарстанның кайбер муниципаль берәмлекләре яңа режимга - куллану факты буенча җылылык энергиясенә түләүгә күчә. Аның сүзләренчә, бу төр түләүне фатирларын форточка ачып җилләтергә туры килгән гражданнар сораган.
Әгәр элек җылылык өчен түләү ел дәвамында тигез итеп бүленсә, хәзер җылылык бирелә торган сигез ай дәвамында түләргә кирәк булачак. Җәй айларында түләү пункты счет-фактурадан юкка чыгачак. Яңа түләү системасына күчү карарын Татарстанның барлык шәһәр һәм муниципаль берәмлекләре дә кабул итмәгән. Түбән Кама, Биектау, Алабуга, Питрәч, Саба, Тукай, Чирмешән, Буа районнары һәм Казан җылылык өчен яңача түләргә булган. Ә менә Югары Ослан, Кукмара, Менделеевск, Нурлат, Спас районнары элеккечә түләячәк.
Татарстанда җылылык 20 сентябрьдән соң биреләчәк. Бу чорда "кайнар линия" дә эшли.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тепло