Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда зиратларны рәсмиләштерәләр

Татарстанда зиратларны тәртипкә китерәчәкләр. Моның өчен муниципаль берәмлекләр советы карамагында махсус төркем оешты. Хөкүмәт Мәңгелек йортка нинди үзгәрешләр кертергә җыена?

Республикада урнашкан зиратларның бер өлеше генә тиешле документларга ия икән.  
Ни кызганыч, изге урын саналган каберлекләргә соңгы елларда зыян салу очраклары арта. Шәһәр җирләрендә генә түгел, авылларда да мондый вәхшилек кылу бара. Яшел Үзән районының Бәчек авылында булган хәл – моның ачык мисалы. Бер генә тапкыр булмады, берничә мәртәбә кабатланды анда бу хәлләр. Казандагы Иске Татар зиратында булган вакыйгалар да шау-шу кузгатты. Мондый очрак¬лар буенча республикада 17 җинаять эше ачылган. Шәһәр зиратларында видеокүзәтү җи¬һазлары да урнаштыра башладылар.


Акчасыз булмый
Зират җире федераль закон нигезендә “Сәнәгать һәм махсус хезмәтләр өчен” категориясенә керергә тиеш. Әлегә 42 зират кына үз “урынында”. Сүз дә юк, категорияне алмаштыру җирле җи­тәкчеләрне тагын бер “кәгазь боткасы”на күмә. Өстәвенә авыл биләмәсенең генераль планына да үзгәреш кертергә кирәк булачак. Бу эшкә акрынлап булса да ке­решкәннәр инде. Саба, Буа районнарында исә ныклап алынганнар. Буа районында, мәсәлән, 135 зират бар. 70е – авыл ху­җалыгы җирлә­рендә урнашкан. Буа башкарма комитеты җи­тәкчесе Рәнис Камартдинов әлеге эшнең мә­шәкатьле булуын, кайбер каршылыклар белән очрашуларын да җиткерде. Тик закон куйган та­ләп­ләргә каршы килеп булмый, зиратларны ел дәвамында рәс­миләштереп бе­терәчәкләрен әйт­те.
Гомумән алганда, республикада 3475 зират бар, шуның 1735е дәүләт реестрына кертел­мәгән. Мәңгелек йорт мәшә­катьләре документлар белән генә бетми әле. Зиратны карап тору да кирәк. Соңгы елларда өч меңләп зи­ратның коймасы яңар­тылган. Муниципаль берәм­лек­ләр сове­тының юридик идарә бүлеге җитәкчесе Сергей Столяров әйтүенчә, зиратка барыр юллар да яхшы дип булмый. Дөрес, каберлекләргә илтә торган ике меңләп юлга таш түшәлгән. Калганнары юлсызлыктан интегә. Тик шунысы бар, зират юллары – җирлек карамагында. Аны йөрер хәлгә китерү өчен, җирле бюджет үз акчасын тотарга тиеш. Ә авыл советының артык акчасы юклыгы һәркемгә мәгълүм. “Зиратларны тәртипкә китерү күбесенчә үзара салым акчасына алып барыла”, – ди Сергей Столяров.


Өмәгә килү – изге гамәл
Хәер, авылларда дәүләт бир­гән акчаны гына көтеп ятмыйлар. Зиратларны өмә белән тәртипкә китерү кайбер авылларда гадәти хәлгә әверелеп бара. Тик араларында кул тимәгәннәре дә бар. Эшче төркем зиратларны тәр­типкә китерү өчен районда махсус көн булдыру турында инде күптәннән әйтеп килсә дә, өмә көннәре әле дә тәгаенләнмәгән районнар бар. Әгерҗе, Азнакай, Әтнә, Балтач, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Спас, Тәтеш, Ютазыны әнә шуның өчен “кара исемлек”кә керттеләр. Туганнары булмаган, карар ке­шеләре калмаган каберләрне ташландык хәлдә ятмасын өчен Алексеевск, Чистай районнарында бу эшкә волонтерлар алынган.
Мәңгелек йортның торышыннан канәгать булмаучылар Президентка да хат юллый. Аеруча Чистайдан зарлы хатлар күп килә икән. Президент Аппараты, хәлне аңлатуларын сорап, җитәкчелеккә әллә ничә тапкыр хат юллаган. Җирле түрәләр исә “матур” сүзләр җибәрүдән ары узмый. Эшче төркем дә Чистай белән элемтә урнаштырырга тырышып карады. Тик заман техникасы тавышны көйли алмады.


"Зиратларны элек-электән халык өмә ясап карап торды, – ди муниципаль берәмлек советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. – Соңгы вакытта гына Хөкүмәт ярдәм кулы суза башлады. Зират язмышына беркем дә битараф булырга тиеш түгел. Бу хакта һәркем уйланса иде".


Сүз дә юк, шәһәр җирендә соңгы юлга озату эше кәсепкә әйләнеп бара. Кесәң генә чыдасын. “Һәр зиратта хезмәт күр­сәтүләр өчен төрле бәя куелган. Чөнки кайдадыр комлы яки ташлы балчык, кайдадыр урман эчендә тамырлар кисеп казырга кирәк. Ташлы, тамырлы җирдә, билгеле, кабер казу да авыр. Җәен – бер бәя, кышын икенче бәя дә булырга мөмкин. Зиратлар муниципаль җирдә урнашкан. Акча хезмәт күрсәткән өчен генә алына. Әгәр дә туганнары каберне үзебез казыйбыз дисә, чыгымнар өчен акча түлисе юк. Тик күпләр махсус хезмәтләрдән файдалану ягында. Монда бәя үзгәрәчәк дип кайгырырга ки­рәкми”, – ди Диния нәзарә­тенең вакыфлар (күчемсез милек) идарәсе рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
Авылларда исә, элеккедән калган гадәт буенча, кешене соң­гы юлга озату халык ярдәме бе­лән бушлай башкарыла. Анда махсус хезмәтләр оештыру ки­рәк түгеллеген утырышта да әйт­теләр. Ә менә кеше вафат булганнан соң медицина белешмәсе – бүген күп­ләрнең иң авырткан җире. Табиб биргән язуың булмаса, кабер казытмыйлар. Татарстан Диния нәзарәте вәкиле Рәүф Хәсәнов бу мәсьәләдә шактый ке­шенең ризасызлык белдерүен җиткерде.

Муниципаль берәмлекләр со­ветының юридик идарә бүлеге җитәкчесе Сергей Столяров әй­түенчә, Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөй­ләшүләр алып барганнар. Алар да җинаять эше кылынмаганда, кеше яшьли вафат булмаганда бөтен кешене дә рәттән ярдыру кешеләргә генә түгел, табиб­ларга да мәшәкать китерүен таный. Ләкин әлеге мәсьәләне рес­публика дәрә­җәсендә генә хәл итеп булмый. Бу уңайдан федераль дәрәҗәдә сөйләшүләр башланган инде.


 Лилия Нурмөхәммәтова

http://shahrichalli.ru/news/kich%D3%99-b%D2%AFgen-irt%D3%99g%D3%99/tatarstanda-ziratlarny-rsmilshterlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев