Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстандагы белем бирү йортларында Covid-19ны укытучылар да, студентлар да йоктырган

Уку елы башыннан бирле Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы теркәлгән.

Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Уку елы башыннан бирле белем бирү учреждениеләрендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы булды. Ундүрт укытучы, дүрт студент һәм бер укучы авырды», — диде Марина Патяшина.

Барлык ачыкланган очракларның унөче авыру чыганагы буларак каралмый һәм куркыныч тудырмый. Алты зарарланучы белән элемтәгә кергән кешеләр медицина хезмәткәрләре күзәтүендә, бу — дүрт укытучы, бер укучы һәм бер студент.

Республиканың баш санитар табибы ассызыклап үткәнчә, балалар һәм мәктәп, югары уку йортлары хезмәткәрләренең авыруының берничә очраклары булу — закончалыклы, һәм аның бернинди куркынычы юк. Авыру таратучылар гына куркыныч, дип билгеләп үтте Патяшина.

«Уку елы башыннан без башка балаларга, укытучыларга, педагогларга, белем бирү учреждениеләренең башка персоналына инфекция тарата торган авырулар төркемен ачыкламадык», — ди җитәкче.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X