Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар авыл ипотекасы өчен ана капиталын куллана ала

Авыл ипотекасы программасы буенча торак алганда, беренче взнос акчасын кертү өчен ана капиталын кулланырга рөхсәт ителә.

 

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов  матбугат конференциясендә гаиләгә ана капиталы программасы буенча бирелгән акчаны файдаланып булу мөмкинлеген искәртте.

«2020 елдан без "Авыл территорияләренең комплекслы үсеше“ дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашабыз. Программа буенча гомуми финанслау 3,1 млрд сум, шул исәптән федераль бюджеттан 1,3 млрд. Иң зур ихтыяҗ авыл ипотекасына», — диде Марсель Мәхмүтов.

Максималь кредит суммасы 3 млн сум. Кредит 25 елга бирелә. Беренче взнос 10 проценттан да ким булмаска тиешлеген әйтте министр урынбасары.

«Ипотеканы еллык 0,1-3 процент күләмендә ташламалы ставкасы буенча алырга мөмкин. Кредитны җир участогы алуга һәм торак төзүгә, яңа торак йортта фатир алуга, булган участокта йорт салуга алырга мөмкин», — диде ул.

Ипотека халкы 30 меңнән дә артмаган территорияләр өчен каралган.

 

https://tatar-inform.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X