Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар җирле үзидарә органнары эшенә бәя бирә ала

31 декабрьгә кадәр эшчәнлекне бәяләп була.

Татарстан халкы интернетта халыкка хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшчәнлеген бәяли ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сораштыруга сылтама белән баннерлар «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталында, Татарстан Хөкүмәте рәсми порталының һәм республика муниципаль берәмлекләре порталының башлангыч битләрендә, шулай ук төбәк Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

31 декабрьгә кадәр сораштыруны турыдан-туры https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча узарга мөмкин.

Аерым алганда, «транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын, юл өслеген, су, электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыру дәрәҗәсен» һәм муниципаль берәмлекләр эшенең башка юнәлешләрен бәяләргә мөмкин.

Тикшеренү аноним характерда һәм аның нәтиҗәләре бары тик муниципалитетлар һәм халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен генә кулланылачак.

 2020 елда сораштыруда 12 меңнән артык татарстанлы катнашкан иде.
 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X