Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлыларны "ТыЭтоЯ" балалар мультфильмнары конкурсында катнашырга чакыралар

Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган «ТыЭтоЯ» дип исемләнгән мультфильмнар конкурсы игълан ителде. Гаризаны аерым катнашучылар да, иҗади коллективлар да бирә ала.

«ТыЭтоЯ» проекты ата-аналарга  мәхәббәт һәм  ярдәм итү хисен ни дәрәҗәдә мөһим булуын искәртүне максат итеп куя. Ә «ТыЭтоЯ» мультфильмнар конкурсы балаларга һәм ата-аналарга үз хисләрен белдерергә һәм анимация аша мөнәсәбәтләрдәге яшерен проблемалар турында сөйләргә өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Катнашучыларга мультфильм тәкъдим ителә, ул бер гаилә әгъзалары арасында уртак нәрсә турында сөйләячәк, алар ничек бергә вакыт үткәрәләр, ничек аралашалар.  Иң яхшы эшләр компетентлы жюри тарафыннан тиешенчә бәяләнәчәк, ә аларның авторлары – конкурста катнашу турында дипломнар, Рәхмәт хатлары, призлар һәм кызыксындыру бүләкләре алачак.

Конкурска эшләр 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу бушлай. Җиңүчеләрне бүләкләү ноябрь ахырында булачак. COVID-19 пандемиясе аркасында, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү онлайн режимда узачак.

Мультфильмнар төрле техникада төшерелергә мөмкин, мәсәлән,  рәсем-анимация, компьютер графикасы яки пластилин анимация. Видеосюжетның темасын – автор шәхси сайлый ала. Төп шарт – «балалар-үз әти-әниләренең дәвамы» дигән идеягә туры килү.

Конкурс һәм призлар турында тулырак мәгълүматны «ТыЭтоЯ» проекты сайтында конкурс нигезләмәсендә табарга мөмкин http://tietoya.ya-roditel.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев