Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ бирәчәк

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. "Быел база мәктпәләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк, - диде журнлаистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде,...

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
"Быел база мәктпәләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк, - диде журнлаистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде, берникадәр тәҗрибә бар. Әгәр укытучы БДИ буенча ким дигәндә 40-50 балл җыя алмый икән, ул укучыны ничек әзерли ала?". Э.Фәттахов билгеләп узганча, Татарстанда 550 база мәктәбе бар, аларда республика укучыларының 85-90 проценты белем ала.
"База мәктәпләре һәр районда булырга тиеш. Алар мәгариф үзәкләре, анда 80-100 бала укый, параллель класслар, матди-техник база бар, иң мөһиме - сыйфатлы белем гарантияләргә тиешле укытучылар", - диде министр.
Э.Фәттахов аңлатма биргәнчә, мәгариф идарәсе башлыкларыннан Бердәм дәүләт имтиханнарын объектив үткәрергә чакырган, алынган мәгълүмат аларга укытучыларны әзерләү дәрәҗәсен дөрес билгеләргә ярдәм итәчәк. "Мәгариф идарәләре башлыкларына һәм директорларга укытучыларның предметны ни дәрәҗәдә белүен билгеләргә кирәк", - дип ассызыклады Э.Фәттахов.
Аның сүзләренә караганда, төп бурыч - белем бирү сыйфатын һәм республикада урта белем дәрәҗәсен күтәрү. Э.Фәттахов шулай ук педагогика кадрларын әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүнең мөһим булуын ассызыклады. "Координацион совет оештырылды, КФУ белән бергә республикада педагогика кадрларын әзерләү алымын үзгәртергә телибез. Быел беренче тапкыр бу юнәлеш буенча максатчан төркем җыйдык", - дип сөйләде министр.
Узган уку елында югары квалификация категориясе өчен аттестация үткәрелде, бары тик 40 процент педагог кына уңышлы узды, дип искәртте ул. Быел югары һәм беренче категориягә дәгъва итүчеләр арасында да шундый аттестация үткәрү планлаштырыла.
Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, алар барлык предметлар буенча Россиянең уртача күрсәткечләреннән югары һәм Татарстан Россия субъектлары арасында лидерлар бишлеген били, дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕГЭ учителя сдают егэ егэ для учителей

2
X