Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Татнефть” җитәкчелеге профсоюз активлары белән очрашты

12 август көнне "Татнефть"нең Лениногорск территориаль беренчел профсоюз оешмасы профкомы активы белән “Татнефть”нең топ-менеджеры Азат Ягафаров очрашты.



Очрашуда компаниянең профком рәисе Гомәр Яруллин да катнашты. Очрашуда әһәмиятле сораулар, темалар күтәрелде, әйтик, мәгарифкә һәм медицинага ярдәм, балалар спорты үсеше, “Татнефть”нең социаль объектлары компания хезмәткәрләре өчен уңайлы булу.

-    Бүген миңа монда булу бик күңелле. Лениногорскида республика нефте башлангыч алган. Бүгенге көндә нефть табу буенча терәк район булып тора, - диде Азат Фердинандович сәламләп.

Ул  кешеләр белән эшләүчеләр, аларның проблемаларын хәл итүчеләр белән эшләүчеләрнең  ике яклы аралашуның  мөһимлеген ассызыклады. Генераль директор урынбасары Компания эшчәнлеге турында сөйләгәндә, “Татнефть" нең социаль юнәлештәге мәсьәләләрдән беркайчан да читтә калмавын билгеләп үтте. Тулаем төбәк буенча мондый проектларны үстерү һәрвакыт актуаль һәм беренче дәрәҗә булды. Хәзерге вакытта күпьеллык стратегияне булдыру буенча зур эш алып барыла.

-    Алымнар, юллары төрле булачак, ләкин иң мөһиме –  игътибар үзәгендә, элеккечә үк, кешеләрнең мәнфәгатьләре булачак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекнең төп инструменты  ул  грантлар, - дип нәтиҗә ясады Азат Ягъфәров.

Беренче чиратта торучы юнәлешләрне әйтеп үтте, ул –  сәламәтлек саклау һәм мәгариф, яңа эш урыннары булдыру, авылны үстерү, әйләнә-тирә мохитне саклау, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең туган телләрен һәм мәдәниятләрен яклау, балаларга игътибар.

Моңа дәлил булып, күптән түгел Лениногорскида узган «Татнефть»нең Иҗтимагый советында кабул ителгән карарлар тора. Ул вакытта булган проблемаларны конкрет чишү юллары билгеләнде. «Лениногорскнефть» идарәсенең бушаган биналарының берсе сәнгать мәктәбенә биреләчәк, компания Шөгердә биокласс төзиячәк. Ә медиклар өчен 25 фатир инде шәһәргә белгечләр җәлеп итү һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм итү өчен яхшы шарт булды.

Лениногорскилылар шәһәр һәм районда балалар спорты үсеше белән бәйле проблемаларны билгеләделәр, аерым алганда, футбол һәм бокс турында сүз барды.

Шулай ук социаль ипотека программасы буенча торак алу темаларына да кагылдылар. Азат Ягафаров билгеләнгән сорауларның һәрберсе игътибарга алынуын әйтте.

Юлия Могила
Фотолар:  Сергей Трусов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев