Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы мәктәбе директорының юбилее

Мәктәбебез директоры Рәсимә Камил кызы Галиева шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Тумышы белән Чирмешән районы Урман асты Үтәмеш кызы ул. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган. Әти-әнисенең, абый-апаларының төпчекләре булса да, һәр эшне дә җиренә җиткереп башкарырга өйрәнеп үскән. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, Сарабиккол авылына математика укытучысы булып эшкә...

Мәктәбебез директоры Рәсимә Камил кызы Галиева шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Тумышы белән Чирмешән районы Урман асты Үтәмеш кызы ул. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган. Әти-әнисенең, абый-апаларының төпчекләре булса да, һәр эшне дә җиренә җиткереп башкарырга өйрәнеп үскән. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, Сарабиккол авылына математика укытучысы булып эшкә кайта. Яшь, чая кызны укытучылар да, укучылар да үз итә.
Туганына кунакка килгән Чыршылы егете Фәнил дә аңа бер күрүдә гашыйк була. 1989 елда зур гаиләгә килен булып төшә ул. Мәктәп коллективы да физика укытучысын биш куллап каршы ала. Һәр кагыйдәне тормыш белән бәйләп аңлата алуын мәктәпне күптән тәмамлаучылар да яхшы хәтерлидер. Кул эшенә осталыгын күреп, хезмәт дәресләрен дә бирәләр. Җитәкчелек сыйфатларын күреп алып һәм эшне бөртекләп эшләгәнгә, завуч итеп куялар. Ул искиткеч гади, кече күңелле укытучы, җитәкче. Рәсимә Камиловна белән һәрвакыт борчыган соравыңа җавап табып, уй-хисләрең, кичерешләрең белән уртаклашып, күңелеңә кирәкле җавапны таба аласың.
Гаилә тормышы да бергә үрелеп бара. Тормыш гөлләре - ике кызы да мәктәптә гел бишлегә генә укып, югары белем алдылар, гаилә кордылар, оныклар бүләк иттеләр. Тормыш иптәше Фәнил озак еллар нефть өлкәсендә хезмәт куя, булдыклы ир, балаларга зур терәк. Олы яшьтәге әти-әниләрен дә хөрмәтләп, ярдәм итеп яшиләр алар. Ике яктан да туган-тумача да зур. Һәрберсенең хәлен белеп, кунак итеп, мул тормышның кадерен белеп тормыш итәләр.
Рәсимә Камиловна иртәдән кичкә кадәр белем йортында. Берәүне дә игътибарсыз калдырмый, һәммәсенә дә ярдәм итәргә вакыт таба. Компьютерны да биш бармагы кебек белә, мәгариф өлкәсендәге һәм илкүләм яңалыклар белән дә танышып бара, аларны безнең белән дә бик теләп уртаклаша.
Хөрмәтле Рәсимә Камиловна! Күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз. Үзебезнең иң җылы, изге теләкләребезне җиткерәбез:
Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә - бергә язсын эшләргә.
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!
Коллектив исеменнән, Алсу Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев