Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылыда яшәүче Фәүзия апа Шәрәпованы юбилее белән котладылар

15 апрель көнне Фәүзия Харис кызы Шәрәповага 90 яшь тулды.

Ул тыл ветераны, тормышның  барлык авырлыкларын күргән. Аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килгән. Тормыш иптәше күптән вафат.  Фәүзия апа өрлектәй 4 малай тәрбиләп үстергән, алар еракта булсалар да, әниләренең  хәлен белешеп, ярдәм итеп, күчтәнәчләрен җибәреп торалар. 
Юбилей белән котларга чәчәкләр, күчтәнәчләр алып, улы Расих, якын күршеләре, мәктәп укучылары, авыл ветераннар Советы рәисе һәм авыл башлыгы килде. Алар чын күңелдән районыбыз, дәүләтебез исеменнән кайнар котлап, озын гомер, тыныч картлык теләделәр. Ә ак әбиебезнең бер генә теләге: ”Дөньялар тыныч, балаларыбыз, оныкларыбыз игелекле , иманлы  булсын,” - ди ул.

Түбән Чыршылы авыл советы

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев