Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Камада ЮХИДИ инспекторы 15 яшьлек кызны коткарган

Автомобильдә барганда, кызы аңын югалткач, әтисе ЮХИДИ хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Түбән Каманың ЮХИДИ идарәсе инспекторы 15 яшьлек кызның гомерен саклап калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

15 июльдә ЮХИДИ инспекторы Радик Сәлимовка бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, 15 яшьлек кызының үлем хәлендә булуын әйткән.

ЮХИДИ хезмәткәре шунда ук кызга ярдәмгә ашыккан. Дәүләт автоинспекторы аңа беренче ярдәм күрсәткән, ә аның хезмәттәше – лейтенант Алик Гатауллин «ашыгыч ярдәм» чакырткан.

ЮХИДИ инспекторларының тырышлыгы бушка китмәгән – кыз аңына килгән. «Ашыгыч ярдәм» табиблары аны хастаханәгә алып киткән.

Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев