Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Телефон мошенниклары тагын бер лениногорскилыны ышандырган

Телефон мошенниклары намуслы гражданнарның хәләл акчаларын үзләштерүне дәвам итә.

Шушы көннәрдә бер лениногорскилы мошенникларның мәкерле капкынына  эләгүе турында эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән. Аның сүзләре буенча, билгесез кеше телефонына шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныткан,  53 яшьлек ир кешенең исеменә кемнәрнеңдер кредит рәсмиләштерергә җыенуларын әйткән. Әлеге кешеләрнең  начар ниятләрен тормышка ашырмый калу өчен, ир кешенең үзенә бик тиз генә кредит алып, банк хезмәткәре әйткән телефон номерларына  күчерү соралган. Банктан кредит рәсмиләштерү, аларны тиешле исәпләргә күчерү – барысыда  шалтыратучының  кушуы белән башкарылган.  Акчалар тоткарлыксыз гына  үз кесәләренә кергәч, “банк хезмәткәре” янә  шалтыраткан,  тагын бер кредит алып  “куркынычсыз исәпкә” күчерергә кирәген әйткән.

 Гомумән алганда, лениногорскилы мошенниклар исәбенә 300 мең сум акча күчергән. Шалтыратучы аны якын көннәрдә барлык  рәсмиләштерелгән кредитларың ябылуын раслаучы документлар киләчәгенә ышандырган. Әмма бу инде ялган банк хезмәткәре белән соңгы сөйләшү булып чыккан, документлар да килмәгән,  номерлар да блокировкаланган.  Зыян күрүче үзенең мошенникларга эләгүен аңлап полициягә мөрәҗәгать  иткән. Әлеге очрак буенча оператив эзләнүләр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев