Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Телефон рекламасыннан арынуның ысулы билгеле

Хәзерге вакытта банк, медицина һәм башка хезмәтләр рекламаларыннан арынуның бер генә ысулы бар - мондый номерларны блокировкалау чараларын куллану. Әмма хәзер «Реклама турында»гы законга төзәтмәләр проекты эшләнә, ул кулланучылар мөмкинлекләрен киңәйтә.

Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Техник планда мин тәкъдим итә алган бердәнбер нәрсә - „кара“ номерлар, „кара“ электрон адреслар исемлеген булдыру буенча смартфон функциясен куллану. Әлегә рекламачыларның телефоннарын блокировкалау өчен мондый техник мөмкинлектән файдаланырга мөмкин», - дип белдерде куркынычсызлык өлкәсендәге эксперт Виталий Вехов.

Белгеч сүзләренә караганда, хәзерге вакытта теге яки бу рекламадан бөтенләйгә баш тартырга мөмкинлек бирүче ысул юк. Әмма законга эшләнә торган төзәтмәләр кирәкмәгән рекламаларга каршы көрәшнең юридик ысулы барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Баш тарту документ рәвешендә рәсмиләштереләчәк дип планлаштырыла.

«Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында „Реклама турында“гы законга төзәтмәләр бар, алар гражданнарның мондый телефон рекламасын тыңларга теләмәүләрен исәпкә ала, әмма әлегә бу проект кына», — дип тәмамлады Вехов.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X