Телевизор экранында рәсем берничә секундка хәрәкәтсез калды яки вак шакмакчыкларга таркалып киттеме - димәк яз якынлаша
Җир шарының иярченнәре яз килүен иң беренчеләрдән булып сизеп алалар.
Җир Кояш тирәли әйләнеп чыгып аңа төньяк ярымшары белән каршы баса. Фәнни тел белән әйткәндә, бу - язгы кояш интерференциясе, аның Җир иярченнәренең нәкъ артына килеп баскан вакыты. Мәсәлән, кечкенә генә янып торган шәмнең артында прожектор кабызсаң - шәм яктылыгы күренми. Кояш- яктылык кына түгел, гаять көчле радиодулкыннар чыганагы да ул. Бу радиодулкыннарның җирдәге станциядән иярченгә килгән сигналларны тоткарлавы мөмкин. Әлеге хәл берничә секундтан-10 минутка кадәр дәвам итә ала.
Телевизор экраны, хәрәкәтсез калса яисә вак шакмакларларга таркалса, радио сөйләгәндә өзелеп китсә, бу- кояш интерференциясе. Татарстанда аның вакыты вакыты 21нче февральдән 15нче мартка , 12.02дән 13.05 кә кадәр була. Гафигы РТРС сайтында язылган, http://(https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/ һәм http://(https://online.rtrn.ru/) сылтамалары аша кереп карарга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев