Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Теш дәвалаганда алты яшьлек малай энә йоткан

29 яшьлек табиб лицензиясез эшләгән

 

Кырымның Нижнегорский районында теш дәвалаган вакытта алты яшьлек бала энә йоткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кырым буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр матбугат чараларына мониторинг ясаганда, ВКонтакте челтәрендәге бер постка игътибар итә. Постта Нижнегорский районында шәхси стоматолог теш дәвалаганда алты яшьлек баланың эченә энә төшереп җибәрүе һәм энәнең баланың ашказанына эләгүе турында язылган була.

Шуннан соң тикшерүчеләр бу вакыйганы өйрәнә башлый. Ачыкланганча, 29 яшьлек табиб лицензиясез килеш эшләгән. Ул шәхси практика белән шөгыльләнгән.

Табиб «теш дәвалаганда, стоматолог энәсен алты яшьлек баланың үңәченә төшереп җибәргән». Балага китерелгән зыянны экспертиза раслаган.

Сабыйны Симферополь хастаханәсенә илткәннәр. Биредә хирурглар баланың эченнән энәне алган. Медэкспертиза бәяләмәсе буенча, ул малайның үңәчен тырнаган.

Хәзерге вакытта баланың гомеренә куркыныч янамый. Тормыш һәм сәламәтлек иминлеге таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү факты буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак

http://agryz-rt.ru

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X