Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Әти, нигә мине алдадың? Нигә мин монда?

Бер ай элек Чита өлкәсендә 2 офицерны һәм 6 хезмәттәшен атып үтергән Рәмил Шәмсетдиновның әтисе Сәлим улы белән тикшерү изоляторында очрашуы турында сөйләгән.

“Улым миңа авыр караш белән озак кына карап утырды һәм: “Әти, нигә мин монда? Син армия турында миңа алдап сөйләдең мени?” – диде.

Мин җавапсыз калдым, бер сүз дә әйтә алмадым. Мин аңа һәрвакыт бөтен егет тә армиядә хезмәт итәргә тиеш, офицерлар солдатларга үз уллары кебек карый, дип сөйли идем. Мин аның сорауларына җавап таба алмадым”... – дигән ул.  

Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара, егеткә медицина экспертиза билгеләнмәгән. Адвокаты Равил Тугушев әйтүенчә, декабрь азакларында аны экспертизага җибәрергә тиешләр.

“Мондый җинаятьләр аффект хәлендә кылына, ул нишләгәнен белмәгән, әгәр экспертиза шулай булуын ачыкласа, тикшерү икенче якка борылачак”, - дигән адвокат.

Ул декабрь азагында Шәмсетдинов янына барачагы турында әйткән, чөнки декабрь азагында аның судка кадәр кайда тотылачагы билгеләнәчәк.   Рәмилне мөселман адвокатлары бушка яклаячак.  

Рәмилнең әтисе, шулай ук, улының 15-20 кгга ябыгуы турында әйткән. “Миңа башкача килеп йөрмәскә кушты, мин бит инсульттан соң”, - ди ул.  

Автор : Әсәдуллина Эльвира

Чыганак: 365news.biz

фото: gazeta.ru  

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27319

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев