Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тиешле урынга илтеп тормаганнар: Лениногорск районында законсыз рәвештә чүп түгү урыны ачыкланган

Татарстанның көньяк-көнчыгышында эш алып бара торган 11 төзелеш оешмасы вөҗдансыз транспорт компаниясеннән зыян күргәннәр.

 


Оешма шәхси КамАЗ автомашиналары булган кешеләргә чүп чыгару буенча мөрәҗәгать иткәннәр, алар барлык булган чүп-чарны тиешле урынга илтеп тормыйча, Писмән авыл җирлеге территориясенә бушатканнар. Законсыз чүп чыгарып зарарланган мәйдан – 3900 кв.метр тәшкил итә. Хокук бозу узган елда ачыкланган.

Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Ригина Рафагетдинова әйтүенчә, төзелеш калдыкларын чыгару өченче кеше аша башкарылса да, чүп-чарны куркынычсыз утилизацияләү өчен төзелеш оешмалары җавап бирәчәк. Аларга карата административ эш кузгатылган.

Бу төзелеш оешмаларына чүп-чарны юк итү буенча кисәтү җибәрелгән, җирне рекультивацияләү үткәрелмәгән очракта, оешмаларга РФ Административ хокук бозу кодексының 8.7 статьясы нигезендә  400 мең сум күләмендә штраф яный .
Эколог белдергәнчә,  хәзерге вакытта территорияне чүп-чардан чистарту эшен ике предприятие генә алып барган. Алар 276 куб.метр чүп чыгарганнар. Калган төзелеш оешмаларының административ эшләрен карау өчен Әлмәт шәһәр суды һәм Татарстан Югары судына җибәрелгән.

КамАЗ машиналары шоферлары да чүп ташлаган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган. Аларның һәрберсенә табигатькә китерелгән зыянны каплау өчен 160 мең сум күләмендә дәгъва җибәрелгән.

Чыганак: Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайты

фото: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/1958941.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев