Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тикшерүчеләр Биектау районында табылган кеше аякларының кайда ампутацияләнгәнен ачыклау юнәлешендә эш алып бара

Кешенең тән өлешләре калдыклары табылу буенча җинаять эше кузгатылган Биектау районы Озерный бистәсе зыяраты коймасыннан 20 м ераклыкта күп санлы кеше җәсәдләре, шул исәптән, 7 аяк өлешләре, сөякләр, шулай ук бик нык черегән эчке органнар табылу уңаеннан, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Биектау районы буенча тикшерү бүлегендә җинаять...

Кешенең тән өлешләре калдыклары табылу буенча җинаять эше кузгатылган


Биектау районы Озерный бистәсе зыяраты коймасыннан 20 м ераклыкта күп санлы кеше җәсәдләре, шул исәптән, 7 аяк өлешләре, сөякләр, шулай ук бик нык черегән эчке органнар табылу уңаеннан, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Биектау районы буенча тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 247 нче маддәсенең 1 нче өлеше (экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләре бозылу) буенча тикшерелә.

Искәртеп узыйк: кеше гәүдәләре кисәкләре 2016 нчы елның 10 нчы маенда табыла. Хирургия юлы белән киселгән аяклар "Б" класслы куркыныч эпидемиологик калдыклар" дип язылган пакетларга салынган. Моннан тыш, 13 нче майда, махсус криминалистик җайланма - георадар кулланып өстәмә карау барышында, тагын 2 аяк, сөякләр һәм кеше әгъзалары табыла.

Бу вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Берничә экспертиза, шул исәптән молекуляр-генетик һәм экологик тикшерүләр, үткәрү планлаштырыла. Эпидемиологик хезмәтләргә һава һәм туфрак пробаларын алу буенча эш йөкләнәчәк. Аяклар ампутацияләнгән медицина учреждениеләрен, шулай ук аларны утилизацияләү өчен җаваплы оешмаларны ачыклау буенча эш алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия ТКның ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев