Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәшнең сугыш ветераны Хөҗҗәт Сарыймов сугышта күргәннәрен сөйли

Тимәш авылының хөрмәтле ветераны бүгенге көндә тыныч, бәхетле гомер кичерә. Унтугыз яшендә Бөек Ватан сугышына киткән Хөҗҗәт Сарыймов 95нче яше белән барса да, шөкер, җитезлеген дә, хәтерен дә җуймаган. Авылдашларына мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы ишеттерә, Коръән ашларында дога кыла, яшь буынга патриотик тәрбия дә бирә. - Тимәш мәктәбен тәмамлагач,...

Тимәш авылының хөрмәтле ветераны бүгенге көндә тыныч, бәхетле гомер кичерә. Унтугыз яшендә Бөек Ватан сугышына киткән Хөҗҗәт Сарыймов 95нче яше белән барса да, шөкер, җитезлеген дә, хәтерен дә җуймаган. Авылдашларына мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы ишеттерә, Коръән ашларында дога кыла, яшь буынга патриотик тәрбия дә бирә.
- Тимәш мәктәбен тәмамлагач, тагын уку теләгем зур булды, Донбасска ФЗӨгә укырга җибәрделәр, - ди Хөҗҗәт бабай. - Тик Бөгелмә станциясендә кайгылы хәбәр җиткерделәр: сугыш башланган. Шулай да безне озаттылар укырга. Донбасста 4 ай чамасы укыганбыздыр, немецлар һөҗүм итә башлады. Шуннан халыкны эвакуацияләделәр, мин дә туган якларга кайтып киттем, бик озак кайтканымны хәтерлим, - ди ул.
Авылда, колхозда бераз эшләгәч, 1942 елның август азагында дәһшәтле сугышка алына. Бөгелмәдән товар поезды белән алып китәләр һәм Тихвин шәһәренә китерәләр. "Кич, караңгы төшкәч, Ладога күле аша Ленинградка илтергә булдылар. Көндез барып булмый, фашистлар һөҗүм итә", ди. Шулай итеп, язмыш аны Ленинградка алып килә. Ветеранга тарихка "Ленинград блокадасы" исеме белән кергән вакыйгаларның үзәгендә булырга туры килә.
Ниһаять, 1944 елның 27 гыйнварында блокаданы өзү шатлыгын татырга насыйп була. Полкны Гатчинага алып китәләр. Аннан Эстониягә кереп китәләр, Таллиннан соң Тарту шәһәрен азат итәләр. Балтыйк буен да дошманнардан азат итәргә туры килә.
- Шуннан безне Мәскәүгә җибәрделәр, яңа солдатлар өстәлде, машиналар бирделәр һәм Украина фронтына киттек, - дип сөйли Хөҗҗәт бабай.
Молдавия, Румыния, Венгрия, Австрия халкына азатлык алып килә алар, Чехославакияне азат иткәндә Җиңү шатлыгын хәбәр итәләр. Тик туган якка кайтып җиткәнче Молдавия, Украинада ике ел булганнан соң гына 1947 елда демобилизацияләнә.
Кайткач Тимәштә башта бораулаучыларда эшли, аннан Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсенә күчә һәм озак еллар пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт итә. Хатыны Миңнур апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Әйе, сугыш утын үз куллары белән сүндергән ветераннарыбызга баш иеп, рәхмәт әйтерлегебез бар. Мәңгелек дан сезгә, ветераннар!
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев